Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Һәр яшьнең – үз матурлыгы”

1 нче октябрь көнне Урта Мишә авылы клубында өлкәннәр көненә карата “Һәр яшьнең – үз матурлыгы”  дип исемләнгән кичә булып узды. Кичә башында авыл жирлеге башлыгы Р.Ш.Мөхәммәтшин өлкәннәрне котлады. Аларга бәхетле картлык, кунел тынычлыгы теләде. Өлкәннәр хөрмәтенә оештырылган ял концерты котлау сүзләре һәм матур жырлар белән үрелеп барды. Бу матур кичә көзге мул уңышлы өстәл, кайнар чәй артында дәвам итте. Кичәгә килүче авылдашларыбыз чараны оештыруда катнашкан авыл жирлегенә, мәдәният  хезмәткәрләренә зур рәхмәтләрен белдереп өйләренә таралыштылар.