Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Татар сөлгесе - күңелем көзгесе"

 Нинди генә кул эшләнмәләре юк татар халкында. Шундыйлардан бигрәк тә сөлге чигү популяр булган. Ниндиләрен генә сукмаганнар да, ниндиләрен генә чикмәгәннәр оста әбиләребез. Чүпләмле сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлге. Заманында һәр авылның үз чигү осталары булган. Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган. Сабантуйларда колга башына эленгән, җиңүче батырларның җилкәсенә салынган, өйләрне ямьләндереп торган сөлгеләр... Безнең татар хатын-кызларының сурәт-гербы ул сөлге. "Татар сөлгесе - күңелем көзгесе". Әлеге исем астында Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә сөлгеләрдән күргәзмә куелып, түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Сөлгеләр, гомумән халкымның эшчәнлеген, булганлыгын, матурлыкка омтылып яшәвен раслый.