Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Дәүләт хезмәтләре порталы - ул тиз һәм гади”

2022 ел - Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Бүген бөтен дөньяны яулап алган цифрлы тормыш халыкны күп кенә мәшәкатьләрдән арындырырга ярдәм итә. Күпләр өеннән чыкмыйча гына төрле түләүләрен башкара, кирәкле документларын ясата, ерак чит илләрдәге туганнары һәм якыннары белән аралаша, табибларга һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмаларга чиратка языла. Шуларны истә тотып, 27 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Дәүләт хезмәтләре порталы - ул тиз һәм гади” дигән исем астында мәгълүмат сәгате үткәрделәр.