Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Без – бер ил, без- бер халык”

21 сентябрь - Бөтендөнья тынычлык көне. Тынычлык планета халкының күпчелеге өчен тормыш чынбарлыгы булса да, дөньяда атышларның тынып торганы юк әле. Ел саен билгеләп үтелүче Бөтендөнья тынычлык көне миллионлаган кешене тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без – бер ил, без- бер халык” исеме астында флешмоб үткәрделәр. “Тынычлык, дуслык,туганлык гел янәшә атласын! Бөтен планетабызга аяз күк йөзе, мәңгелек кояш, бәхет, тынычлык телибез!”