Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Урманнарны саклау – алыштыргысыз бурыч”

Урман-табигатьнең зур бүләге, ул су һәм җир ресурсларын саклауда, әйләнә-тирә мохитне яхшыртуда зур роль уйный. 18 сентябрь - Урман хезмәткәрләре көне. Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Урманнарны саклау – алыштыргысыз бурыч”   дип исемләнгән  күргәзмә оештырып, түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Урман ул матур да, файдалы да,без аңа һәрвакыт ярдәм итә алабыз. Яшь агачлар утыртырга, чүп-чарларны җыярга мөмкин. Без планетабызга чиста тормыш бүләк итәргә тиеш.