Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

көзге табигатькә экскурсия

Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә хәзерге вакытта да, үзенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Бу ел фасылы башкаларыннан аеруча матур, урманнар, болыннар үзләренә генә хас бер төскә керәләр. 13 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп, әлеге ел фасылының матурлыгына сокландылар.