Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Бесландагы теракт корбаннары истәлегенә”

3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Урта Мишә авыл китапханәчесе “Бесландагы теракт корбаннары истәлегенә”,исемле презентация белән балаларга 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда булып узган фаҗига турында сөйләде. Шулай ук күргәзмәдә тәкъдим ителгән мәгълүматларга күзәтү үткәрелде. Китапханәче балаларга терактларны булдырмау буенча куркынычсызлык чаралары турында искәртте.