“Казан - татар халкының рухи мәркәзе”
30 август - Республика көне. Татарстанның күпмилләтле халкының гомуми бәйрәме ул. Әлеге датага карата 28 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Татарстан – минем Ватаным” исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә Татарстан Республикасы тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыручы китаплар куелды, китапларга күзәтү ясалды. Укучыларга “Казан - татар халкының рухи мәркәзе” дигән исемдә викторина үткәрелде.