“Мәңге яшә, чәчәк ат син, Республикам минем Татарстан”
27 август көнне Республика көне уңаеннан оештырылган “Мәңге яшә, чәчәк ат син, Республикам минем Татарстан” исемле районкүләм күргәзмәләр бәйгесендә Баландыш авыл җирлеге 1 нче урынга лаек булды. Әлеге чарада Урта Мишә авыл китапханәчесе дә катнашты.