Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Җәйге каникуллар - күңелле китап белән”

Җәй - мәктәп каникулларының искиткеч вакыты, балалар дөньяны һәм үзләрен ачалар, җәйге вакыт киңлеген үзләштерәләр, нинди дә булса яңалык белергә тырышалар. Ә аны китап белән үткәрү-тагын да кызыграк. Тәмле буяу исләре килеп торган яңа китаплар белән танышу-укучылар өчен бәйрәм. Яңа, матур китаплар һәркемне җәлеп итә-аларны тотып карыйсы, укыйсы килә. 18 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә укучылар өчен “Җәйге каникуллар - күңелле китап белән” дип исемләнгән кычкырып китап укулар оештырылды.