Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Китаплар укырга һәм геройларны белергә яратабыз”

  Без барыбыз да кечкенәдән әкиятләр яратабыз. Әкиятләр безне тормышка өйрәтә, яхшылык һәм явызлык турында сөйли. Әкият дөньяны танып белергә ярдәм итә. 19 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә укучыларыбызның ни дәрәҗәдә  яхшы белүләрен без “Китаплар укырга һәм геройларны белергә яратабыз” дигән әдәби уенда белдек. Чара барышында балалар “Геройны тап”, “Тылсымлы сүз әйт”, “Әкият герое исемен бел”, “Әкият ярдәмчеләренә кунакка” дигән конкурсларда катнаштылар, күрсәтелгән иллюстрацияләр буенча әкият геройларының нинди әкияттән булуын белделәр. Уен күңелле һәм дустанә атмосферада узды, балалар бик күп уңай тәэсирләр һәм каникулларда уку өчен китаплар алдылар.