Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Әбиемнең серле сандыгы"

2022 ел Россиядә - Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Халкыбызның күңел бизәкләре буыннан-буынга күчә. Күңел җәүһәрләрен барлау һәм өйрәнү, аларны кадерләп саклау һәм хөрмәт итү – безнең бурыч. 12 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә  "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән әдәби танып-белү сәяхәте үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны халкыбызның күңел җәүһәрләре - чиккән сөлгеләр, кулъяулык, түбәтәй, калфаклар белән таныштырды. Үткән бәйрәм балаларда кызыксыну, горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисләре тудырды.