Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Ромашка кыры”

Ромашка - үзенә тартып торучы матурлыкка ия кыр чәчәге, ул чиста һәм ихлас мәхәббәтне, шулай ук рус табигатен һәм җылы җәйне символлаштыра. Нәкъ менә ромашка Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы булып тора. 6 июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре үткәргән “Ромашка кыры” исемле акциядә балалар актив катнашты.  Традиция буенча бу бәйрәмдә ромашкалар рәсеме төшерелгән открыткалар белән уртаклашу кабул ителде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне- җылы, чиста һәм якты бәйрәм. Үзара мәхәббәт һәм тугрылык, бәхет һәм иминлек һәр йортка килсен!