“Петр I чоры белән танышу”
2022 елның 9 июне, илебез Петр I нең тууына 350 ел тулуны билгеләп үтә. Петр I - Бөек атаклы дәүләт эшлеклесе, Романовлар династиясеннән Мәскәү патшасы, Бөтенроссия императоры, Бөек реформатор. Истәлекле көн уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Петр I чоры белән танышу” исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балалар Петр I нең тормышы, аның биографиясеннән фактлар, реформалары һәм эшләре белән таныштылар. Чара аларда ватанпәрвәрлек һәм үз Ватанына, Россия тарихына карата мәхәббәт хисе уятты.