Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Россиянең дәүләт символлары"

12 июнь көнне Россия Федерациясенең Дәүләт бәйрәме — Россия көне билгеләп үтелә. Ул шул ук вакытта иң яшь һәм тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе — Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак бәйрәм итә. Илебезнең төп байлыгы — аның күпмилләтле халкы. Шушы вакыйга уңаеннан 8 июнь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Россиянең дәүләт символлары" дигән темага танып-белү сәгате үткәрелде. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру. “Без Россиядә яшибез” исемле китап күргәзмәсе оешырылып, күзәтү ясалды. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк.