Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Муратовлар гаиләсе белән очрашу

 

  Әти-әнинең баласына биргән иң кадерле бүләге – ул күркәм тәрбия. Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Балаларыгызга карата юмарт булыгыз һәм аларны иң күркәм рәвештә тәрбияләгез”, – дигән. Ә күркәм тәрбия бирү дин нигезләрен аңлатудан, әдәп-әхлак сыйфатларын булдырудан, туган телгә өйрәтүдән башлана. 20 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре таҗик милләте, аларның гореф-гадәтләре, балаларга күркәм тәрбия бирү серләре белән танышу максатыннан Муратовлар гаиләсе белән очрашты.