Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Өлкәннәр өчен цифрлы мөмкинлекләр"

Замана йөзе һәркөн үзгәреп тора. Бүгенге көнне заман техникасы - компьютердан башка күз алдына да китереп булмый. Яшьләр аның серенә тиз төшенә, тик менә өлкән яшьтәгеләргә ни эшләргә? Бүген бөтен дөньяны яулап алган цифрлы тормыш халыкны күп кенә мәшәкатьләрдән арындырырга ярдәм итә. 12 май көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Өлкәннәр өчен цифрлы мөмкинлекләр" дигән темага презентация күрсәттеләр. Презентацияне күрсәтүнең төп максаты - өлкән яшьтәге кешеләргә Интернет челтәре аша үзләренең якыннары, башка шәһәрләрдә яшәүче туганнары белән аралашырга, төрле түләүләрне башкару, аларны кызыксындырган мәгълүматлардан файдаланырга мөмкинлек бирү. Әлеге  чарада шул турыда сөйләшү һәм  фикер алышулар булды.