“Хезмәтне саклау - балалар күзлегеннән”
28 апрельдә хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Хезмәтне саклау - кеше тормышы иминлегенең иң мөһим өлеше. Моны һәркем белергә тиеш. Балалар арасында куркынычсыз хезмәт культурасын популярлаштыру максатыннан 30 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Хезмәтне саклау - балалар күзлегеннән” исемле рәсем конкурсы оештырдылар. Конкурсның төп идеясе - балаларның игътибарын хезмәтне саклау өлкәсендәге проблемаларга җәлеп итү, үз сәламәтлегеңә, хезмәткә һәм гомумән техникага карата дөрес җайланма формалаштыру. Шулай ук китапханәдә әлеге дата уңаеннан “Имин хезмәт - һәр кешенең хокукы” исемле темага күргәзмә куелды.