"Җиребез - туган өебез"
22 апрель - Бөтендөнья Җир көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн - планетабызның барлык халкына табигатькә сакчыл карарга кирәклеге турында искәртү. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә укучыларның экологик белемнәрен тулыландыру, табигатькә мәһәббәт тәрбияләү уңаеннан "Җиребез - туган өебез" дип исемләнгән экология сәгате үткәрелде. “Безнең йорт – Җир планетасы” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә галактик далалар буйлап сәяхәт кылырга, җиребезне әйләнә-тирәдәге планеталар белән танышырга, табигать тормышыннан гаҗәеп фактлар белән танышырга мөмкин булган китаплар урын алды.