Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Чиксез галәм серләре”

12 апрель - Космонавтика көне. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Чиксез галәм серләре” дип исемләнгән викторина уздырдылар. Чара башында китапханәче балаларга космонавтика көне, беренче очыш, беренче космонавт Юрий Гагарин турында мәгълүмат бирде. Укучылар  космос, йолдызлар, планеталар турында белемнәрен ныгытты. "Галәмгә сәяхәт" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.  Укучылар төсле кәгазьләрдән ракета рәсемнәре ясадылар.  “Космоста үткәрелгән 108 минут...” дип исемләнгән  презентация күрсәтелде. Чара балаларга яхшы кәеф алып килде, күңелле һәм мавыктыргыч үтте.