Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Авыл – мәдәни мирас сандыгы”

2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Аның максаты - илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, мәдәниятен саклап калу. Татар халкының тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бихисап. 1 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Авыл – мәдәни мирас сандыгы” исемле очрашу кичәсе үткәрделәр. Кичәгә Урта Мишә авылында туып үскән, бүгенгесе көндә төрле район һәм авылларда яшәүче хатын-кызлар чакырылды. Туган як, туган авыл – һәркем өчен кадерле, изге алар. Кеше кайда гына яшәсә дә, туган нигезен, авылының, үз халкының милли бәйрәмнәрен сагынып кайта. Чакырылган кунаклар борынгы гореф-гадәтләрне яңартып күмәк җырлы-биюле “Наза”, “Түгәрәк”, “Гөлбану” уеннарын искә төшерде. Китапханәдә “Халкыбыз мирасы югалмасын” исемле күргәзмә белән танышты. Һәм әлбәттә инде, соңыннан килгән кунаклар чәй табыны артында, татар халкының милли ризыгы бәлеш белән сыйланды. Кичә бик җылы мөхиттә узды, күңелле хәтирәләр күңелдә әле озак сакланыр.