Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Корней Чуковский әкиятләре дөньясында”

30 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә танылган балалар язучысы, әкиятче Корней Чуковскийның тууына 140 ел тулуга карата “Корней Чуковский әкиятләре дөньясында” исемле әдәби сәгать узды. Бу чарада балалар әкиятчебезнең тормыш юлы, иҗаты белән танышып, күп тапкырлар укып та туйдырмый торган, язучының балалар яратып укый торган әсәрләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Корней Чуковскийның табышмакларына, әсәрләренә карата кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. Чара барышында балалар “Айболит” һәм “Мойдодыр” командаларына бүленеп  “Минем яраткан әкият герое” исемле темага рәсем ясауда, осталыкта, тизлектә көч сынаштылар. Бәйгедә дуслык җиңде. Шулай ук әлеге чарага авторның китапларыннан торган китап күргәзмәсе дә төзелде.