Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Ислам нуры"


Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан 29 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән “Наил мәчете”нә экскурсия оештырды. Аның максаты - укучыларда мәчет һәм ислам дине турында кызыксыну уяту, үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү иде. Мәчеттә үз-үзеңне тоту культурасының нигезе аңлатылды. Балаларны Рөстәм Әхмәтгәрәев мәчет белән таныштырды һәм "Ислам нуры" исемле тематик сәгать үткәрде. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлатты, догалар, вәгазьләр укыды. Бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә мәчеттә намаз укулары турында, безнең динебез Ислам, изге китап – Коръән икәнлеген, мөселманнарның дога белән Аллаһка мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде. Балалар үзләре дә белгән догаларын укыдылар. Шулай ук укучыларга ислам диненә багышланган “Иман нуры” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.