Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Тылсымлы театр дөньясы”

27 март – Халыкара театр көне. Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Тылсымлы театр дөньясы”  исемле түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Шуны истә тотып “Якташларыбыз – зур сәхнәдә” исемле күргәзмә куелды. Күргәзмәгә якташ артистларыбыз, аларның тормыш юллары һәм кызыклы вакыйгалары турында мәгълүматларга күзәтү үткәрелде. Халыкның талантын, рухи дөньясын, дәрәҗәсен билгели торган театр сәнгате – милләтебезнең казанышы һәм чиксез горурлыгы ул.