Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Татарның бөек әдибе һәм тел галиме”

12 март - татар әдәбияты классигы, язучы, публицист Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Татарның бөек әдибе һәм тел галиме” исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде. Китап яратучы укучылар киң колачлы язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Г.Ибраһимов иҗаты бер Татарстанда гына түгел, башка халыклар арасында да мәхәббәт казанды. Аның әсәрләре рус, украин, азербайҗан, башкорт, казакъ, кыргыз, таҗик, төрекмән, үзбәк, чуваш һ.б. телләргә тәрҗемә ителделәр.