Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Язлар матур хатын-кыз белән”

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда. Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. 6 нчы март көнне Урта Мишә авыл клубында китапханә белән берлектә “Язлар матур хатын-кыз белән” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичә нәфис сүз, матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Кичәнең икенче өлешендә “Аулак өй” күренеше күрсәтелде. Соңыннан Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мухаметшин залда утырган һәм концертта катнашкан барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Бәйрәм авыл халкынын кунеленә хуш килде.