Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Коррупциягә юк дип әйт!"

26 февраль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Коррупциягә юк дип әйт!" исемле темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрделәр. Фикер алышу барышында коррупция төшенчәсе, аның тарихы, төрләре, аңа кагылышлы законнар каралды. Яшьләр коррупциягә каршы көрәш ысуллары турында әзерләнгән мәгълүмат белән уртаклаштылар. Һәр катнашучы үз фикерен җиткерде. “Коррупция - начар гадәт” исемле күргәзмә куелды. Әңгәмә ахырында барлык катнашучылар телефон номерлары язылган “Коррупция” буклетлары алдылар, алар буенча теләсә кайсы граждан тикшерү идарәсе җитәкчелегенә коррупция күренешләре турында хәбәр итә ала.