Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Тел – халыкның тәүбәсе”

“Теле юкның – иле юк”,- ди халык. Ә безнең гөрләп чәчәк аткан Ватаныбыз, бөтен дөньяга билгеле булган татар телебез бар. 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга җиткерү макстатыннан оештырылган. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Тел – халыкның тәүбәсе” исемле әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада укучылар бик актив катнаштылар, “Мәкальне дәвам ит”, “Табышмакка җавап тап”, “Тизәйткечләр”, “Сынамышлар” һәм башка сорауларга җаваплар таптылар. “Дөньяда иң-иң матур тел - ул минем туган телем" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.