Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

«Сугыш елларының каһарман балалары»

2 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» исемле Бөтенроссия акциясендә катнашты. «Сугыш елларының каһарман балалары» дигән батырлык дәресендә балалар 1941-1945 еллардагы сугыш юллары буйлап узарга туры килгән, фронтта һәм партизан отрядларында фашистлар белән көрәшергә булышкан яшьтәшләренең язмышлары белән таныштылар. Чарада катнашучыларга Лёня Голиков, Марат Казей, Валя Котик, Зина Портноваларның батырлыклары турында сөйләнде. Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен аларга үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Чараның икенче өлешендә балалар В. Катаевның «Сын полка» китабыннан өзекләр укыдылар. «Китап битләрендә сугыш» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда Бөек Ватан сугышына багышланган әдәбият күрсәтелде.