“Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите”
26 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә Ленинград блокадасы өзелүгә 78 ел тулуга карата “Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Ленинград блокадасы темасын яктырткан китаплар ярдәмендә укучыларга бу вакыйга турында аңлатма бирелде. Соңыннан "Ленинград блокадасы" дигән исем астында презентация күрсәтелде.