Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Холокост - хәтер һәм кисәтү”

Дөнья тарихында "Холокост" дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. 27 гыйнвар - Холокост корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Холокост - хәтер һәм кисәтү” исемле күргәзмә төзелде. Китап укучылар белән Холокост корбаннары истәлегенә багышланган батырлык сәгате үткәрелде.