Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Почтальон Печкинның букчасыннан”

8 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсе “Почтальон Печкинның букчасыннан” дигән әдәби уен программасы уздырды. Балалар мавыктыргыч балалар журналлары дөньясына сәяхәт кылды. Алар китапханәгә килүче матур рәсемле вакытлы матбугат басмалары белән танышты. Китапханәче һәр журналның кабатланмас үз кыяфәте һәм стиле булуы, димәк, үз укучысы да булырга тиешлеге турында сөйләде. Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән аларны карады, үзләренә яңа һәм мавыктыргыч мәгълүматлар да тапты.