Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Изге йөрәк кылларына салып, моңнарымны бирәм, әнкәем!”

26 ноябрь көнне Урта Мишә авылы клубында “Изге йөрәк кылларына салып, моңнарымны бирәм, әнкәем!” исемле Әниләр көненә багышланган кичә узды. Бәйрәмебез җырлар, шигъри тәлгәшләр белән үрелеп барды. Залга “Мәңгелек наз җирдә – Аналарда” дип исемләнгән хатын–кыз язучыларның яңа китапларыннан, әниләр көненә багышланган журналлардан күргәзмә эшләнде. Бәйрәм кичәсе чәй табыны артында дәвам итте.