Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Тел - рухи дөнья көзгесе"

Тел - гомер юлдашыбыз. Кешенең бөтен гомере тел белән бәйле. Тел һәм сүз кешенең аерылгысыз дусты. Ә татар теле зур үсеш юлы үткән һәм камил телләрнең берсе булып санала. 24 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Тел - рухи дөнья көзгесе" исемле телдән журнал үткәрделәр. Китап укучылар тел турында халык мәкальләрен, шигырьләрен укыдылар. Язучыларыбызның татар теле турындагы фикерләрен ишеттеләр.