Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Терроризмга һәм экстремизмга каршы бергәләп көрәшик”

Террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы. 13 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл урамнарына чыгып “Терроризмга һәм экстремизмга каршы бергәләп көрәшик” исемле буклетлар, белешмәлекләр тараттылар. Террорчылыкка каршы янау очрагында үз – үзеңне тоту кагыйдәләре, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булган вакытта үтәлергә тиешле саклык чаралары турында мәгълүматлар бирделәр. Бу акция дөнья кешеләре җинаятьчел акылның үсүенә юл куймас дигән өмет таратты.