Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Без – көчле, бердәм халык!”

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн —2005 елдан билгеләп үтелә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре белән бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Әлеге бәйрәм көненә карата Урта Мишә авыл китапханәсенә йөрүче укучылар “Без – көчле, бердәм халык!” исемле рәсем конкурсында катнаштылар.