Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Ак таяк“ айлыгы

Ел саен 15 октябрьдән 13 ноябрьгә кадәр “Ак таяк“ айлыгы уза. Әлеге айлык күрмәүчеләрне тормышка яраклаштыру һәм тернәкләндерү максатыннан гамәлгә куелган. Шул уңайдан 26 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә әңгәмә-сөйләшү үткәрелде. Язмыш сынавыннан берәү дә кача алмый һәм аннан беркем дә иминият таныклыгы сатып алмаган. Шуңа күрә тирә-юньдәге күрмәүчеләргә карата игътибарлы, миһербанлы, сабыр булсак иде!