Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Укытучы йөрәгенә дан!”

5 октябрь – Укытучылар көне. Укытучы. Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да укытучы. Шуңа күрә дә аны сабыйлар икенче әниебез дип атыйлар. Һәрбер кеше дә хәреф танырга укытучысыннан өйрәнә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре 36 ел балаларга белем биргән укытучы Венера апа Закированы кунакка чакырып “Укытучы йөрәгенә дан!” исемле темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә – сөйләшү үткәрделәр.