Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Китапханә, китап, мин – бергә дуслар”

Хәзерге дөньяда китапханә - китаплар саклана торган урын гына түгел, ул китап сөючеләргә ачык дөнья. 25 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китапханә, китап, мин – бергә дуслар” исемле библиографик дәрес үткәрелде. Китап - кешелек тарафыннан иҗат ителгән могҗизаларның берсе. Китаптан без үткәнебез һәм бүгенгесе турында беләбез, ул безне белем иленә кызыклы сәяхәткә алып бара. Бу көнне балаларга китапханә фондыннан ничек файдалану, китапханә кагыйдәләре һәм китап белән пөхтә эш итү турында аңлатмалар бирелде.