Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

презентация

3 сентябрь - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Без экстремизм һәм терроризмга каршы" дип исемләнгән чара үткәрде. Укучыларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнде. “Терроризм: вакыйгалар һәм күренешләр” исемле презентация күрсәтелде. Шулай ук “Сак булыгыз, терроризм!” исемле буклетлар таратылды.