Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Туган тел – иң татлы тел, туган тел – иң тәмле тел”

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. 14 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Туган тел – иң татлы тел, туган тел – иң тәмле тел” исеме астында балалар белән мәкальләр, шигырьләр укыдык. Ахырдан татар халык әкиятләре буенча эшләнгән мультфильм карадылар.