Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

Чиста чишмә

Су – безнең төп байлыгыбыз. Элек-электән халык чишмәләрне изге итеп санаган.11 август көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе “Чиста чишмә” исемле экологик сәгать үткәрде. Шагыйрьләребез чишмәләр турында матур-матур шигырьләр иҗат иткәннәр. Балалар белән шул шигырьләрне кычкырып укулар оештырылды. Чара ахырында барысы да бердәм булып чишмәне чүп-чардан чистарттылар, икенче гомер бүләк иттеләр.