Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Һәйкәлләрдә халык хәтере”

18 апрель −Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Бу көн 1984 нче елның 18 нче апреленнән башлап билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан 16 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышлап салынган һәйкәлләрнең тарихлары хакында таныштыру, һәйкәлләрне саклау, кайгырту, һәр кешенең изге бурычы булуын аңлату уңаеннан “Һәйкәлләрдә халык хәтере” исемле патриотик сәгать үткәрделәр. Без үткәнебезне белергә, тарихи урыннарны, һәйкәлләрне сакларга тиешбез.