Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Мин Гагарин урамында яшим” исемле флешмоб

2021 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр кешенең космоска очуына 60 ел тула. 1961 елның нәкъ менә шул көнендә совет космонавты Юрий Гагарин «Киттек!», - дигән һәм «Восток» корабында Җир өстендә күтәрелгән. Әлеге истәлекле датага һәм Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көненә багышлап Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Мин Гагарин урамында яшим” исемле флешмоб үткәрделәр.