Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

”Сәламәтлек – зур байлык”.

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан ”Сәламәтлек – зур байлык” дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрелде.