Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Террорчылык – гасыр җинаяте” исемле темага әңгәм

Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла-каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем әйтә алмый. 13 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Террорчылык – гасыр җинаяте” исемле темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты: укучыларда террорчылык һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы тискәре караш тәрбияләү иде.