Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Кызлар – язгы чәчкәләр” –исемле әдәби музыкаль кичә

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге –хатын-кызларда. Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. 7 нче март көнне Урта Мишә авыл клубында Саба районы Елыш авылы һәм Урта Мишә авылы үзешчәннәре катнашында “Кызлар – язгы чәчкәләр” –исемле әдәби музыкаль кичә үтте. Кичә нәфис сүз, матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәм авыл халкынын кунеленә хуш килде. Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мухаметшин залда утырган һәм концертта катнашкан барлык хатын – кызларны бәйрәм белән котлап, чәчәкләр тапшырды.