Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Халкыбызның моң иясе” исемле темага әдәби сәгать

Һәр халыкның, һәр милләтнең йөзек кашы булырдай гүзәл шәхесләре, олы талантлары бар. 15 февраль - татар халкының бөек җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның туган көне. Әлеге датага карата 12 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Халкыбызның моң иясе” исемле темага әдәби сәгать үткәрелде. “Бөек җырчы Илһам Шакиров” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдә халык җырчысына багышланган төрле елларда чыккан китаплары, тормыш юлы, дискалары урын алды, буклетлар эшләнде.