Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

“Сәламәтлек ачкычы – синең кулларда” исемле темага әңгәмә

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча, 10 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Сәламәтлек ачкычы – синең кулларда” исемле темага әңгәмә үткәрелде. Сәламәтлек – кешенең физик һәм рухи сыйфатларының җыелмасы ул. Сәламәт булу –баланың үзе, якыннары, гомумән, җәмгыять алдындагы бурычы, вазыйфасы. Ул шушы хакыйкатьне үзләштереп, аңлап яшәргә тиеш. Укучыларга “Начар гадәтләр урынына спортны сайлыйм” исемле буклетлар таратылды.