Среднемешинская сельская библиотека - филиал № 13

"Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз" IV Бөтенроссия акциясе

2 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсе "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз" IV Бөтенроссия акциясенә кушылды. Китапханәче Мухаметшина Г.И. балаларга Бөек Ватан сугышы, партизаннар хәрәкәтенең роле, герой- пионерлар турында сөйләде. Укучылар китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда партизаннар һәм разведчиклар турында китаплар тәкъдим ителде. Акциянең максаты: балаларда илебезнең героик үткәне мисалында патриот хисе тәрбияләү.